Ветчина һәм сырлы конвертлар: рецепт
Үзләре матур, үзләре телеңне йотарлык👍
Рецепт ошаса💚💚💚
Камыр өчен:
✅400 мл сөт
✅2 чәй калагы шикәр комы
✅3 чәй калагы коры чүпрә
✅2 чәй калагы тоз
✅4 аш калагы көнбагыш мае
✅кирәгенчә югары сортлы он.
✔️Сөтне, җылымса хәлгә килгәнче, җылытабыз. Чүпрә үзлекләрен югалтмасын өчен, сөт кайнар булырга тиеш түгел!
✔️Сөтне тирән савытка бушатып, шикәр комы һәм чүпрә өстибез, чүпрәнең яңа булуы мөһим. Массаны яхшылап болгатабыз һәм чүпрә активлашсын өчен 15 минутка калдырып торабыз.
✔️Көнбагыш мае, тоз һәм өлешләп иләнгән он салабыз. Камыр кулга ябышмый башлаганчы, изәбез, ләкин он белән артык тутырмыйбыз.
✔️Әзер камырны шарчык итеп әвәлибез дә, янәдән савытка салып, өстенә чиста юеш сөлге каплап куябыз. Камырны 30 минут ял иттерәбез.
✔️Күләме 2 тапкырга арткач, порцияләргә бүләбез, суган белән катыш йомырка (кәбестә, повидло, эремчек һ.б.) эчлеген салып, пирожкиларны матур итеп бөрәбез.
✔️180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе килгәнче пешерәбез☕️
Саклап куегыз📝
❤️күптән пешереп карадым
🙃әле җитешмәдем