Зебра печеньесы: рецепт от Aigul_tamle
150 гр шикәр пудрасы(сах.пудра)
170 гр ак май(слив.масло)
1 шт йомырка(яйцо)
1,5 ст л сыек май(раст.масло)
1 ч л разрыхлитель
1 пакет ваниль шикәре(ванильный сахар)
чеметем тоз(щепотка соли)
310 гр он(мука)
1 ст л кукуруз крахмалы
1 ст л какао
Йомшак ак майны шикәр пудрасы белән болгатырга, ваниль шикәре, тоз өстәргә. Йомырка. үсемлек мае һәм разрыхлитель белән он өстәп камыр ясарга. Онны әз-әзләп өстисе.
Камырны 3 тигез булмаган өлешкә бүләргә. 1/3 өлешен (кечерәген) какао белән болгатырга. Калган өлешен кукуруз крахмалы белән.
Ак камырны 8 өлешкә, шоколадлы камырны 7 өлешкә бүләргә. Камырларны бау кебек тәгәрәтергә һәм бер-берсе өстенә тезергә. Пищевая пленкага куеп шакмак рулет ясап 20 минутка морозильникка куясы.
Аннан кисеп, духовкага 180°с та 15 минут пешерәсе.
Чәйләрегез тәмле булсын☕️