Бүген, 14 июнь - блогерлар көне.
🌱 Бу мессенджерны әле өйрәнеп кенә киләм. Соңгы вакытта барлык блогерларның эше авыр бара, минем дә берничә төркемем эшли башлаган килеш ярты юлда калды. Әмма үзем туктарга җыенмыйм. Алга таба да үзем белгәннәрне аңлатырмын, бергә киңәшләшеп яшәрбез дип өметләнәм.
🌺 Үзем турында: Апастан мин, туган ягымны бик яратам ❤Университетта укыганда укытучыбыз, күренекле тел галиме Гомәр абый Саттаров: "Апаслар - опасныйлар, но всегда ясныйлар", - дигән иде. Ул һәр районга шулай шаяртулы бәя бирә иде. Бер дә "опасный"лар түгел, халкым ачык, ярдәмчел ❤
Миңа килсәк, елак мин, әмма күз яшьләремне өйдәгеләргә дә күрсәтмим, эчтән генә янам, аннан сүреләм, ирем минем кайнап туктаганны көтеп тора, бик сабыр кеше ул. Кешеләрдә ихласлылыкны яратам, ялганны, фальшны тиз сизәм. Иң зур кимчелегем: яраклаша белмим, бик теләсәм дә, яраткан кешемә дә матур сүзләр әйтә алмыйм. "Җаным-бәгьрем" дип кенә сөйләшүче кешеләргә кызыгам, чынлыкта, нәкъ шулай сайрап кына торучыларның аяк чалуы белән ешрак очрашам. Хәзер үзгәрергә соңдыр инде: җырдагыча: "Яшим әле үзем булып".
❤ Дусларым, язылучыларым, сорауларыгыз булса, языгыз, фотолар, видеолар җибәрегез.
Үзең белгән хәерле киңәшне, башкаларга җиткерү - савап. Бергә булыйк, дус яшик 💐