🌻 14 июнь
✅ Бөтендөнья донорлар көне
✅ Россиядә миграция хезмәткәрләре көне
✅ Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне
✅ Халыкара блогерлар көне
✅ Халыкара мунча көне
💐 Бүге…
Читать далее →
Бүген, 14 июнь - блогерлар көне. Мине блогерлыкка эшем китерде. 18 елдан артык "Ирек мәйданы" газетасына киңәшләр туплыйм, бакчачылар белән аралашам. Интернет киңлекләренә чыгу - …
Читать далее →
Гомер буе ашыксам да,
Мин йөрим соңлап.
Яралар өстәлеп торды,
Йөрделэр сызлап.
Басып торам юл чатында,
Жилгэ сөялеп.
Кит
Гомер буе ашыксам да,
Мин йөрим соңлап.
Яралар өстәлеп торды,
Йөрделэр сызлап.
Басып торам юл чатында,
Жилгэ сөялеп.
Китәсе иде, болытлар,
Сезгә ияреп.
Яфрак кунды иңнәремә,
Төшеп агачтан.
Башларга иде тормышны
Өр-яна баштан...
Таң алдыннан исте җилләр,
Тамды тамчылар.
Кулларын сузып каршыма
Минем кем чыгар?
Басып торам юл чатында,
Җилгә сөялеп.
Китәсе иде, болытлар,
Сезгә ияреп.
Яфрак кунды иңнәремә
Төшеп агачтан.
Башларга иде тормышны
Өр-яна баштан...
Рафис Габделганиев.
🎶 Зөһрә Шәрифуллина репертуарыннан.
Җиләкләрегез кызарамы?
🍓 Яңа сортлар сыныйм дигән идем. "Близнецы" - эре каен җиләге (земляника крупноплодная), 70 граммга кадәр үсә ала (1, 2нче фотолар) . Каен җиләге кебек хуш …
Читать далее →
Купчиха аланы🍓🍓🍓
"Купчиха"ны сыйланып йөрү өчен үстерәбез. Аерым урында ул, тыгызланды, үзе теләгәнчә үсә. Тәмле, җиләге күп кенә түгел, бик күп була. Орлыклы ул, аны вареньега ку…
Читать далее →