Кәбестәгә корткычлар килмәсен - Корткыч бөҗәкләрне кискен исләр куркыта. Кәбестә өстенә әрем ботаклары куям, аларны кип
- Корткыч бөҗәкләрне кискен исләр куркыта. Кәбестә өстенә әрем ботаклары куям, аларны кипкән саен алыштырам. Узган елдан артып калган иске сарымсакны әчетергә суга салып куйдым. Аны да чиләге белән кәбестә янына куйдым.
📌Тагын бер сыналган киңәш. 10 л суга 1 аш кашыгы 70 %лы аш серкәсе (уксус) кушам. Сезонга 4-5 тапкыр кәбестәгә уксус эремәсе сибәм. Ул лайлач әкәм-төкәмне дә куркыта, - ди Апас районында яшәүче бакчачы дустым Ринат.