🌺Хәерле кичләр барыбызга да🫶.
Сез ничектер, мин үзем әллә ниләр кыландырып ясалган хәзерге заман салат- тортларына караганда, үзебезнең авыз ашап өйрәнгән гади салат- тортларны яратыбрак ашыйм. Ансын бер кашык, монсын бер кашык кабып карыйсың да, подшуба белән зимний салатны авыз тутырып ашыйсың.
Сезнең игътибарга тагын бер рубрика тәкъдим итәм. Бу рубриканың алга таба дәвам итүе сездән тора. Чөнки минем 1990ны елда башланган рецептлар дәфтәрем чынлап та саргаеп беткән, җитмәсә, күбесе мин үзем генә анларлык итеп язылган, өстәвенә язуым- каллиграфиям шул чама гына.
Шулай да, бүген сезнең игътибарга электән биииик яратып ашый торган, ныыыык тәмле торт рецепты тәкъдим итәм. Ул елларда бик кыйммәтле торт иде, әйберләре почти дефицит иде. Хәзер гел ясап ашыйсы килә, әллә нәрсә кул җитми. Аллаһ боерса киләсе атнага ясап карармын әле🙏
Димәк, саргайган дәфтәрләрегездәге тәмле- тәмле рецептларны башкаларга да тәкъдим итәсегез, бүлешәсегез килсә, фотога төшереп мина җибәрегез, мин шушы рубрика астында чыгарырмын.
Әлеге рубрика кирәкме, юкмы, реакция куярсыз инде🙏.
Үзегез белергә теләгән сорауларны да язып җибәрә аласыз, аларны аноним итеп аерым чыгара алам. Бәлки чынлап җавап бирүчеләр булыр🙏