Пост канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» от 21.06.2026
Әниемнең төсе бу намазлык,
Истәлеккә соңгы хатирә.
Җәеп куйсам намаз кылыйм диеп,
Әнкәй, җаным, килә хәтергә.
Сәҗдә кылган анам, дисбе тарткан,
Тынгы тапкан бары догада.
Һәр баласы өчен теләк теләп,
Тәүфикъ сорагандыр миңа да.
Бәхет сорагандыр дога саен,
Уйлап чит җирдәге баласын.
Кем белгән бит, әнкәй, гомерлеккә
Аерылуның бик тиз буласын?!
Таңга кадәр намаз кылгансыңдыр,
Күрешүне сорап ялварып.
Һәр ялварган саен сагыш утың
Көчәйгәндер генә яңарып.
Намазлыкның бизәкләре уңган
Маңгай җылың тигән урында.
Сәҗдә кылып кат-кат тезләнгәндә
Уйладыңмы улың турында...
Өметеңне өзми көткәнсеңдер
Бер килер дип насыйп сәгате...
Исәнлектә кабат күрешүнең
Җитми калды безгә нәүбәте.
Сәҗдә кылам, күз нурларың сеңгән
Намазлыкка куеп йөземне.
Аксын яшем, тыймыйм... Миңа Раббым
Үлчәп кенә биргән түземне.
Әни, сиңа догам багышлармын
Әле тәндә җаным булганда...
Җәннәтләрдә күрешү насыйп ит дип,
Ялварырмын көн дә догамда.
Сания ӘХМӘТҖАНОВА