Пост канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» от 19.06.2026
– “Әл-Хәрам” мәчете һәм Мәдинә – мөселманнар өчен иң изге урыннар. Күп кеше анда мөмкин кадәр озаграк калырга тели. Әмма кайбер тәкъвалы галимнәр һәм салих кешеләр, киресенчә, үзләре өчен курыкканнар. Бу изге урынны кимсетү түгел, Аллаһтан, изге урынга ияләшүдән курку. Кеше анда озак торса, баштарак булган хөрмәт хисе кимергә мөмкин, гадәти нәрсә кебек кабул ителә башлый. Мәсәлән, Кәгъбәне күреп елаган кешенең соңрак игътибарсызланып китүе бар. Салих кешеләр йөрәкнең игътибарсыз булуыннан курыккан.
– Салих кешеләр дидегез, алар кемнәр?
– Изге гамәлләр кылган кешеләр.
– “Хәрам” мәчетендә кылынган намаз 100 мең намазга тиңләнгәч, анда яшәүчеләр чиратсыз җәннәткә дә керәдер?
– Җәннәткә эләгер өчен күбрәк савап эшләргә, иманлы, ихлас булырга кирәк. Андый сыйфатлар булмаса, кайда яшәсәң дә, җәннәткә “чиратсыз” керү гарантияләнми.
– Гадәти тәсбих белән намазлыкка караганда хаҗдан бүләк итеп алып кайтылганнарының дәрәҗәсе зурракмы?
– Алар истәлек буларак кадерле, ләкин гади тәсбих белән намазлыктан өстен түгел. Бүләк ителгән кеше кулланса, алып кайтучыга савап була.
– Хаҗ гамәлләрен башкаргнда селфи ясау, фото-видеолар төшерү аның савабын киметмиме?
– Фотога, видеога төшерү хаҗда рөхсәт ителә, әмма рия, ягъни изге эшләрне кешеләрнең хуплавына, соклануына яки мактавына ирешү өчен булса, савабы кими. Гыйбадәттә ихласлык мөһим.
– Хаҗның кабул булу-булмау билгесе бармы?
– Хаҗ ул – гади сәфәр түгел, ә кешенең бөтен тормышына тәэсир итә торган зур гыйбадәт. Шуңа күрә һәр хаҗиның күңелендә “Хаҗым кабул булдымы икән?” дигән сорау туа. Аның кабул булуын бары тик Аллаһ кына белә. Кеше бөтен гамәлләрне дөрес үтәсә дә, тыштан бик яхшы күренеп, ихласлык юк икән – кабул булмаска мөмкин. Күз яшьләре белән чын күңелдән хаҗ кылган ихлас кешенең хаҗы бик дәрәҗәле була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кабул булган хаҗның бүләге – җәннәт”, – дигән. Хаҗның кабул булуның иң зур билгесе – кешенең үзгәрүе. Бу – иң мөһиме. Әгәр кеше хаҗдан соң намазын ныграк саклый, йөрәге йомшара, гөнаһлардан ояла башлый, кешеләр белән мөгамәләсе яхшыра, дөньяга ябышуы кими икән, болар да билге булып торырга мөмкин. Әгәр кеше элеккечә калса, әйтик, хаҗдан кайткач та гайбәт сатса, намазына җиңел караса, ул “Мин хаҗның рухын аңлап бетердемме?”дип уйланырга тиеш.
– “Мәбрур хаҗ” дигән нәрсә дә бар. Ул ни дигән сүз?
– Галимнәр аңлатканча, ихласлык белән кылынган, гөнаһлардан сакланып үтәлгән, кешеләргә зыян салмаган, хәләл мал белән башкарылган хаҗ ул.
(Сорауларга Айрат хәзрәт Яруллин җавап бирде)
Дилбәр Гарифуллина