БИРЕР ИДЕМ КОЯШ ГОМЕРЕН Яулыгыңны бер төзәтим әле, Көмеш чәчләреңә кагылып. Коштай очып кайтам яннарыңа, Кайтам ,Әнкәй,
Яулыгыңны бер төзәтим әле,
Көмеш чәчләреңә кагылып.
Коштай очып кайтам яннарыңа,
Кайтам ,Әнкәй, сине сагынып.
Тамырлары чыккан кулларыңны,
Алыйм әле кайнар учыма.
Беркемгә дә болай талпынмый,
Сиңа, Әнкәй, күңелем очына.
Әнкәйгә дип җыйдым күчтәнәчләр,
Әз булса да, күп дип аласың...
Бер эчкерсез, чын йөрәге белән
Кем соң тагын сөя баласын?!?
Кодрәтемнән килсә, Әнкәйләргә,
Бирер идем кояш гомерен.
Сүндермичә яшәү учагының
Өстәп торыр идем күмерен.
ГөлӘхмәт сүзләре,
Рамиль Аббясов көе.