Меренговый рулет: -6 йомырканың агын сарысыннан аерып алабыз -Чеметеп кенә тоз салып миксер белән күпертә торабыз йомы
-6 йомырканың агын сарысыннан аерып алабыз
-Чеметеп кенә тоз салып миксер белән күпертә торабыз йомырка агын
-200 гр шикәр комын ипләп кенә йомырка агына кертәбез миксер эшли, масса куера
Миксерны сүндерәбез дә
- чеметеп кенә лимон кислотасы салдым
-2 аш калагы кукуруз крахмалы салып ипләп кенә лопатка белән болгатабыз. (бәрәңге крахмалы салдым бу юлы)
Листка пергамент кәгазь куеп әзер массаны җәябез
🔗150 гр духовкага 40 минутка озатабыз. (ачып карамыйбыз духовканы)
Крем:
🌿220 гр 33 процентлы сливкига 🌿80 гр шикәр пудрасы салып миксер белән туглыйбыз да
🌿200 гр творожный сыр салып кремыбызны әзер булганчы туглыйбыз.
Рулет җыябыз:
🔗Меренга коржигын алабыз
🔗Пергамент кәгазен алабыз
🔗Суытабыз (тиз суына)
🔗Кремны җәеп рулет итеп төрәбез.
🔗Бизибез
❗❗❗Искәрмә: газ духовкасында меренганы ясый алмыйм-катып китә, электр духовкасында яхшы чыга.
Температураны бер градуста тотарга кирәк