Яшәү язсын иде бергә-бергә, Һәрбер туган таңга сөенеп. Таянырдай арка терәгеңә, Дуслар, туганнарга сөелеп. Иртәләр
Һәрбер туган таңга сөенеп.
Таянырдай арка терәгеңә,
Дуслар, туганнарга сөелеп.
Иртәләрнең телим хәерлесен,
Һәр танышка, олы, кечегә.
Шатлыклардан башы әйләнгәнгә,
Кайгы-хәсрәт күргән кешегә.
Иртәләрнең телим хәерлесен
Озын төннәр эштә булганга,
Үзе белгән, үтмәс чиргә тарган,
Өметсезлек белән сулганга.
Иртәләрнең телим хәерлесен
Һәр кешегә чып-чын йорәктән.
Кайнар нокталарда йөрүчегә,
Кирәктәнме? Бәлки кирәктән?
Тик хәерле генә булсын иртә,
Кабынмасын сугыш ялкыны.
Булганының ачы хәсрәтен дә
Баса алмый җирнең салкыны.
Иртәләрнең телим хәерлесен,
Яхшы уйлар тусын башларда.
Яңгырасын шат авазлар җирдә,
Борчу-хәсрәтләрне басарга...
Нәзифә Галиуллина