Алма пирогы өчен: 1 чәй калагы коры чүпрәне 1 аш калагы песок, 50 гр җылы су белән күпертеп алдым + 200 гр җылы су 1 йо
1 чәй калагы коры чүпрәне 1 аш калагы песок, 50 гр җылы су белән күпертеп алдым
+
200 гр җылы су
1 йомырка
1/4 чәй калагы тоз
2 аш калагы шикәр комы (песок)
1 аш калагы майонез
он салып камыр басам, соңыннан бер 50 гр тирәсе көнбагыш мае салып камырны басып бетереп җылы урынга куйдым.
Эчлек:
туралган алма
шикәр комы
ак май
табага камыр җәйгәч камыр өстенә кисель сиптем
Табада ясаган пирогны бераз тоттым кабарып киткәнче
200 гр лы мичтә 35-40 минут пеште.