Беркөнне пешергән бавыр блинчикларына эчлек салып рулет итеп төреп куям Бавыр торты яки рулеты. 1 порция өчен: 500 гр б
Бавыр торты яки рулеты.
1 порция өчен:
500 гр бавырны үткәрдем мясорубкадан
3 йомырка
Тоз
2 аш калагы каймак(сметана)
500 гр сөт
1 стакан он
Барысын яхшылап болгатасы-он төерләре калмасын!
Белән пешерә торган табада бавыр беленнәрен пешерәбез!
Начинка :майонезны сарымсак белән бергә ягабыз
Кишер+суган майда кыздырып алабыз
Бавыр беленнәренә майонезлы эчлекне ягабыз, аннан кишерле суганлы эчлекне.
Кирәк икән рулет итеп төрәбез, торт кебек җыйсак та бик шәп!