Россия мәктәпләрендә укучыларны яңадан иҗтимагый-файдалы хезмәткә җәлеп итәргә тәкъдим итәләр.
Сүз класс буенча дежур тору, кабинетларны җыештыру, мәктәп яны территориясен карау кебек эшләр турында бара. Иң мөһиме — бу эшләрне әти-әниләр белән килештермичә дә кире кайтару мөмкинлеге карала.
Әлеге инициативаны Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, бу система совет педагогы Антон Макаренко тәгълиматларына нигезләнә һәм балаларны хезмәткә, җаваплылыкка өйрәтүнең нәтиҗәле ысулы булып тора.
Тәкъдим авторы билгеләп үткәнчә, мондый тәҗрибә — вакыт белән сыналган тәрбия чарасы, һәм аны кире кайтару мәктәпләрдә дисциплинаны һәм мөстәкыйльлекне ныгытырга мөмкин.
Тәкъдим белән килешәсезме?
👍 - әйе
🙏 - юк