Өлеш❤️ Камыр өчен: ✅200 грамм каймак ✅2 йомырка ✅160 грамм сыер мае ✅50 грамм сөт ✅1 кап камыр йомшарткыч (разрыхлитель
Камыр өчен:
✅200 грамм каймак
✅2 йомырка
✅160 грамм сыер мае
✅50 грамм сөт
✅1 кап камыр йомшарткыч (разрыхлитель)
✅1 бал кашыгы тоз
✅Кирәгенчә он.
Эчлек өчен:
✅Бәрәңге
✅Тавык ите
✅Суган
✅Тоз
✅Борыч
Эш барышы:
Сыер маен эретеп, йомырка, каймак, тоз, камыр йомшарткыч кушып яхшылап булгатабыз. Он кушып камыр басабыз. Камыр ял иткән арада, эчлек ясап куябыз.
Бәрәңгене әрчеп, турап, тавык итен эре кисәкләргә турап, суган, тоз, борыч кушып, эчлекне бутыйбыз.
Өлешләрне ясап, 180 градуслы мичтә 45-50 минут пешерәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Раилә Ахунова блогыннан.