Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.
Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.
Диктант өч дәрәҗәдә үткәрелә:
- татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
- татар телен урта дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
- татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.
Акция үткәрү вакыты һәм форматы
«Татарча диктант» агымдагы елның 24-26 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә узачак.
Чара ике форматта оештырыла:
- офлайн – махсус мәйданчыкларда (мәктәпләр, университетлар, мәдәният үзәкләре, китапханәләр һ.б.);
- онлайн – рәсми сайт аша https://diktant.tatar
Офлайн катнашучылар өчен мәйданчыклар Татарстан Республикасының барлык районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләячәк. Онлайн катнашучылар өчен диктантны махсус электрон формада язу мөмкинлеге бирелә.
Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.
Тулырак монда