– Ялгышмасам, сезне Казанның югары уку йортыннан куганнар.
– Мәктәптән соң, 1986 елда Казан төзүче-инженерлар институтына укырга кердем. Авыл хуҗалыгы факультетының беренче курсын тәмамлагач, армиягә алдылар. Армиягә киткәндә, кабат бу уку йортына кайтырга теләмәвемне аңладым. Армиядән соң сәүдә өлкәсендә эшләдем, кичләрен үзешчән сәнгать белән шөгыльләндем. Рамил Җәмилев исемле егет белән ансамбль төзеп, концертлар белән авылларда йөрдек. Казан дәүләт мәдәният институтына читтән торып укырга кергән идем, ләкин мине аннан кудылар. Чөнки укыйсы килмәде, зачет кенәгәсенә бер фәннән кул куйганымны белеп алдылар. Куылгач, шатлана-шатлана Азнакайга кайтып киттем. Мактанып сөйләмим, чөнки институттан куылу – мактанып сөйли торган әйбер түгел. Курсташларым мине кире институтка кайтаруларын сорагач, җитәкчелек яңадан кабул итәргә теләгән, ләкин мин кайтырга теләмәдем. Фәлән еллар узгач, Резидә белән шунда читтән торып белем алдык.
– Димәк, музыкаль белемегез юк?
– Юк, әмма гомерем буе вокал буенча дәресләр алдым. Әле дә укыйм, менә бүген дә әңгәмәдән соң дәрескә барам. Гөлназ Закирова ярдәме белән тәҗрибәле, белемле укытучы таптым. “КамАЗ” тынлы оркестрында 30лап музыкант белән эшләдем, барысы да диярлек консерваториядә укып чыккан, бер миндә генә музыкаль белем юк иде. Әмма икенче яктан, без эшләгән чорда музыкаль белеме булган җырчылар эстрадада бик сирәк иде.
– Резидә апа Шәрәфиева белән ничек таныштыгыз?
– 1993 ел иде. Бервакыт оркестрдагы бер егет яныма килде дә: “Кыйбла” яшьләр үзәгендәге егетләр-кызлар “Татар җыры” Халыкара конкурсына әзерләнә, егетләргә “Кара урман” җырын җырлау мәҗбүри. Аларның берсе дә ул җырны белми, син өйрәтә аласыңмы?” – диде. Ризалаштым. Барсам, берәү “Гөлҗамал”ны җырлый. Ул Резидә Шәрәфиева иде. Җиренә җиткереп, бик матур башкарды. Шуннан танышып киттек. Егетләрнең сәнгать җитәкчесе Рәсим Лотфуллин миңа да конкурска барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, аларга ияреп мин дә Казанга киттем. Иң кызыгы шул: Чаллыдан баручыларның берсе дә узмады, мин икенче дәрәҗә лауреат булдым. Рәсим абый белән шаккаттык, уйнап кына чыгып киткән җирдән бит бу. Бүләккә ике камералы суыткыч биргәннәр иде.
– Резидә апа белән дуэт җырлау кемнең идеясе иде?
– Оркестрда эшләгәндә, “Сердәш” ансамбле җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин үзенә чакырды. “Оркестрда 30 рус арасында җырлап йөрергә җитәр”, – дигәч, “Сердәш”кә күчтем. Ринат абый бер җырчы кыз табарга киңәш иткәч, Резидәне “Сердәш”кә чакырдым. Шулай итеп, бергә концертлар куя башладык. 1997 елда аерылып чыктык, бу адымны Ринат абый да хуплады.
Равил Галиев белән әңгәмәне монда укырга мөмкин (2022 ел).