Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде.
Казан кулъязма Коръәнен бастыруның чираттагы этабы “Хозур” нәшрияты күзәтчелегендә булачак.
Мүсхәф басыла торган типография цехының барлык хезмәткәрләренә тәһарәтле килеш кенә эшләргә рөхсәт ителәчәк һәм алар эш вакытында ак перчаткалар кулланачак.
Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма Мүсхәф. Проект өстендә Казан экспертлары: хәттат (каллиграф) һәм хафизлардан торган Нәзарәтнең махсус комиссиясе эшләде.
Мүсхәфнең каллиграфы – Артур Писаренко, ул Россия ислам институты каршындагы “ән-Намир әл-Мөхәттат” гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәген тәмамлаган. Комиссия җитәкчелегенә дөньякүләм танылган дин белгече – Дубай (БГӘ) хакименең Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, 10 кыйраәт белгече, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде.