Зәңгәрсу томаннар аша балкып торган еллардан әнкәм дәшә: — Чү, елама, күзең каралыр, балам!.. Сизгән кебек бабайларны
балкып торган еллардан
әнкәм дәшә:
— Чү, елама,
күзең каралыр, балам!..
Сизгән кебек бабайларның
күзләре гел-гомергә
охшаганын кайгыларда
янып сүнгәнкүмергә,
юатуны карышмыйча
тыңладык без — балалар.
Әйтерсең лә сабый күңеле
тарих белән хәбәрдар...
Ут-елларда чыныксак та,
төрле чаклар булгалый.
Юатуың ишетәм күк,
тик, әнкәй, мин еламыйм...
Фәннур САФИН