Теләче районы «Алан» хуҗалыгында эшләүче Зөлфия Хәбировага ферма җене кагылган, билләһи.
Аның хезмәт сөючәнлеге, мал-туар яратуын, бар тормышын хуҗалыкка багышлавын башкача аңлатып булмыйдыр. Зөлфия апа үзе: «Канга сеңгән инде», – дип йомшак кына елмаеп куя.
– Әти – мал караучы, әни – сыер савучы иде. Без балачактан ферманың нәрсә икәнен күреп, белеп үстек. Бер төркем яшьләрне зоотехникка укырга да җибәргәннәр иде. Читтән торып бер ел белем алдык. Инглиз теленнән имтихан бирергә кирәк булуы ачыкланды. Ә безгә мәктәптә укыганда чит тел кермәде. Нишләргә? Кайтып киттек, авылда колхозга эшкә урнаштык, – ди Зөлфия апа.
Сыерлар аз гына авырый башласа да, күзгә карап ярдәм сорый. Сыерлар да елый белә. Кыйнаганны да аңлыйлар. Арада андый кешеләр дә булды. Мал-туарны кыйнап кына тыңлатып булмый шул. Сыер да нәкъ кеше кебек ачу саклый.
Хуҗалыкта эшләгәч, һәр сыерның исемен, холкын, кайчан ташлануын белә башлыйсың. Сыерның паспорты сыер савучының башында инде, – ди тәҗрибәле белгеч.Зөлфия Хәбирова лаеклы ялда булса да, фермадан аерыла алмый. Зөлфия апаның берүзенә 130 бозау. Бүген ул аларны карау белән мәшгуль.
Укуны тәмамлап, шәһәрдә калган булса, бәлки, Зөлфия Хәбированың язмышы бөтенләй башка булыр иде. Әмма ул үкенми.
– Бер үкенечем дә юк. Гомер буе шушы авылда яшәдем, колхозда эшләдем. Нинди генә авырлыклар булса да, туган авыл – туган авыл инде ул. Кул-аяклар сызлый, дарулар да эчәбез. Әмма елдан-ел эшнең җиңеләя баруын күргәч, куанып эшлисе килеп кенә тора. Малны кешегә калдырып та китәсе килми. Хезмәттәшләргә ышанам, әмма күңелне ышандыру барыбер авыр. Арттан ияреп йөри бит алар. Һәрберсе сабый бала кебек кадерле, – ди гади авыл кешесе Зөлфия Хәбирова.
Илгизә Галиуллина