Җиләкне болытлы көнне утыртсаң яхшы.
Җиләкне кыяр, помидор, борыч, кәбестә, бәрәңге, баклажан үскән җиргә утыртырга ярамый. Ә борчак, фасоль, редиска, әче торма, суган, сарымсак, кишер, рапс, горчица үскән җиргә утыртырга яхшы.
Кояшлы урын кирәк. Җирен бер көрәк тирәнлегендә казырга. Җирегез кара балчыклы яхшы җир икән, җиләк утыртканда чокырына бераз черемә салып балчык белән бутарга кирәк.
Әгәр авыр, кызыл балчыклы җир икән, черегән опилка белән мочевина кертергә кирәк (1 кв метрга 10 кг черегэн опилкага 1 стакан көл кушасыз һәм шуңа 2 л суда 2 аш кашыгы мочевинаны эретәсез дә бутыйсыз). Шулай ук эре елга комы (1 кв метрга 2.5 чиләк) яки торф белән көл (1 кв метрга 1 стакан көлне 1 чиләк торфка кушарга).
Шушыларның кайсын булса да. Комлы җир булса 1 кв метрга 2.5 чиләк черемә кертергә. Бик начар җирле бакчаларга 1 кв метрга 1 чиләк черемә, 1 аш кашыгы сульфат калия, 2 шырпы кабы суперфосфат, 50 гр мочевина кертергә кирәк.
Эльмира Исхакова