Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева әти-әниләренең бриллиант туйларына (60 ел бергә гомер итү) сюрприз-бәйрәм оештырган.
– Бу бәйрәмне оештыру идеясе кемнеке?
– Үзләре: “Бернәрсә дә үткәрмибез”, – дигәч, әти-әниләрнең бәйрәменә зур бүләк ясарга булдык. Апа-абыйлар белән киңәшләштем, идеяме хуплап алдылар. Бер-ике атна эчендә бәйрәм-сюрприз ясадык. Аны сер итеп тоттык. Авылдашларга да әйтеп куйдык. Әни бик сизгер кеше, шуңа вакытыннан алда белмәсен дип бик борчылдым. Туганнар, дусларга да алдан килергә куштык. Әти-әни килгәндә, серебез ачылмасын өчен тырыштык. Үзләренә: “Бәйрәм хөрмәтенә фотосессиягә чакырабыз”, – дип “алдадык”. Бик матур, шундый күңелле бәйрәм булды. Күңелләрем тулып, елап та алдым. Бу бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрсәк, үкенечле булыр иде. Бик күп кеше килә алмый калды, барысын да җыясыбыз килгән иде. Май аенда әти-әнине районнан котларга киләләр, шул вакытта авылда Коръән укытырга да уйлыйбыз, бәлки, анда килерләр.
– 60 ел бергә зур сан. Бу еллар дәвамында алар мәхәббәтләрен саклап кала алганмы?
– Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Барысы җайлы гына бармый. Әти-әнинеке дә шулай инде. Тавыш күтәргән, бәхәсләшкән көннәре дә булгандыр. Әмма гаиләнең асылы – бер-береңә юл кую. Әти-әни дә шушы сүзләрне гел истә тотты. Әнинең сабырлыгы, әтинең зирәклеге гаиләне саклап калгандыр. Әлбәттә, хатын-кызның сабырлыгыннан күп нәрсә тора. Безгә дә шул тәрбия сеңде. Әти-әни икесе дә хезмәт сөючән, тырыш кешеләр. Әти гомер буе бухгалтер булып эшләде, аңа Татарстанның атказанган икътисадчысы исеме дә бирелде. Әни – почта мөдире булып эшләде. Мал-туар да күп асрадык. Алар безне хезмәт белән тәрбияләп үстерде. Хәзер, әлбәттә, әти-әни бер-берсенә иптәш, дус. 60 ел бергә гомер иткәч, ике кеше бербөтен буладыр.