Туган белән аралашу гомерне озайта.
– Рамил хәзрәт, шәригатебездә туганлык җепләрен саклау нинди урын били?
– Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Гомерегезнең озын, ризыгыгызның киң булуын теләсәгез, әти-әниегезгә итагатьле булыгыз, туганнар арасын өзмәгез», – ди. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, Үз хакыннан һәм әти-әни хакыннан соң, туганлык хакын искә алып: «Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне тиңләмәгез. Ата-анагызга һәм туганнарыгызга игелек кылыгыз», – ди. Туганнар арасын саклау ул – намаз уку, ураза тоту, хаҗга бару, зәкят түләү кебек фарыз гамәл. Теләсәң ярый, теләмәсәң ярый дигән сүз түгел бу. Мәҗбүри гамәл.
– Туганнар арасында элемтәләр югалуның төп сәбәбен сез нәрсәдә күрәсез?
– Элек бер йортта өчәр буын яшәгән, хәзер исә андый традиция югалды. Кечкенә балалар әти-әниләренең үз әти-әниләренә карата мөнәсәбәтен күреп үсте, бабай өйдә баш иде, әти кеше дә аңа буйсына иде. Бүген исә тәрбия бирүдә катнаша ала торган әби-бабайларның оныклары белән тыгыз элемтәсе юк, чөнки һәр гаилә үзенә аерым яшәүне хуп күрә.
Аннары хәзерге балалар әти-әниләренә караганда күбрәк белә. Әти-әнисе профессор, доцент булмаса, балага википедия биргәнне бирә алмый. Бала интернетны гына ача да үзенә кирәк соравына җавабын таба. Бөтен җавабы – кесәсендә. Ә әти-әни квартплата түләүче дә, кибеттән ипи, май алып кайтучы да, тәрбия бирергә вакытлары да калмый. Бала каршында аларның абруе юк.
Без элек әти-әнинең баласын үзе белгән нәсел кешесенә өйләндерүе яки кияүгә бирүе турында беләбез. Монда аларның турыдан-туры катнашы булган. Хәзер бу нәрсә юк, бала кемгә өйләнәсен үзе хәл итә. Кайбер ата-ана үзенең баласының колы булып, аңа сүз дә әйтергә куркып яши.
Пәйгамбәребез моны алдан белгән, аның хәтта «кыямәт алдыннан кол хатын үзенең хуҗасын тудырыр» дигән хәдисе дә бар. Гаиләдә буыннар тәрбиясе, дөрес дини тәрбия булганда гына һәр нәрсә үз урынында булачак.
Нәселдә туганнар арасында үзара аралашмау да балаларга тәэсир итә. Әти-әни үз туганнары белән йөрешми икән, аларның балалары да үзара аралашмаячак. Бу генетика буенча бара. Туганлык җепләре сакланган гаиләдә исә аралашу шулай ук генетика нигезендә дәвам итә.