Шәһри Казан / Шахри Казань
Шәһри Казан / Шахри Казань
9 791 подписчиков · @shahrikazanda
К каналу →
Бөек Ватан сугышы ветераны Харис абый Салихов сугышка киткәндә укытучысы, меңәрләгән баланы укырга өйрәткән "Әлифба" китабы авторы Рәмзия Вәлитова, шәкертенә Габдулла Тукайның 1943…
Читать далее →
2 932
Реклама
РАСҮЛЕБЕЗﷺ ӨЙРӘТКӘН САКЧЫ ДОГА: "Бисми-лләәһи-лләҙий ләә йәдъурру мәгъә-смиһи шәй-үн фил-әрдъый үә ләә фи-ссәмәә-и үә һүә-ссәмиигъүл-гъәлиииим". «Ишетүче һәм Белүче Аллаһның ис…
Читать далее →
2 852

200 грамм каймак...

200 грамм каймак...

Дустым Римма Афзалова алып килгән каймак күңелдәге әллә нинди тәмле дә, рәхәт тә вакыйгаларны искә төшерде. Каймакны хәзер әнә шулай 200 граммлы савытларда, сагынганда бер генә сатып алабыз шул. Ә без балачакта өстәл уртасында ике литрлы кечкенә кәстрүл белән торыр иде ул.

...Җәй иртәсе. Сеңлем Фәридә белән өйгә тулган гаҗәеп хуш истән – дәү әни пешергән такта чәй исеннән уянабыз. Кухня якның чаршавын корып куеп, әни белән дәү әни икесе генә чәй эчеп утыра. Өстәл уртасында зур колаклы ак кәстрүлдә каймак, бөтен килеш кенә пешергән бер җамаяк күкәй, кызыл җирлеккә эре-эре ак борчаклар ясалган касәдә шакмаклы шикәр һәм дәү әни атна башында мичкә ягып дүрт зур табада пешергән ак күмәч.

«Тордыгызмы, кызым? Торсагыз, әйдә чәй эчеп алыгыз да, бүген сепарат аертасы булыр», – дип, вак-вак яшькелт чәчәкле ак яулыгының ике почмагын колак артына гына җибәргән дәү әни сеңлем белән икебезгә сөтле чәй ясап бирә. «Әйбәтләп ашагыз!» – дип, каймаклы кәстрүлнең зур колагыннан тотып безгә табарак этәрә. Ялындырабыз. «Бу кичәге каймак түгел ич, тәм кергән», – дип киреләнгән булабыз. Дәү әни бал кашыгы очы белән генә кәстрүлдәге каймакны тәмләп карый. «Утырасыз шунда икеләнеп, нишләп тәм керсен? Бик тәмле! Ашагыз!» – ди.

Без җамаяктан әле суынып та бетмәгән берәр йомырка алып ашыйбыз да, чәйне ике тапкыр гына чөмереп, тизрәк уйнарга чыгып чапмак булабыз. «Сепарат аертасы бар! Лилия, сепарат аерткач уйнарсың», – дип туктата дәү әни мине – капканың тимер келәсен инде урам яктан ябып маташкан 9-10 яшьлек кызны.

Дәү әни стенага эленгән шкаф өстеннән сепарат казанын алып бирә. Марля белән капланган әлүмин казан эчендә кырыкмаса-кырык тәлинкәсе, сөт һәм каймак ага торган улаклары, бүрәнкәләре... Менә шушы тәлинкәләрнең чиратын бозмыйча, дөрес итеп җыярга кирәк. Мин аны күз йомып та җыя алам – бер авырлыгы да юк. Бары бүрәнкәсенең гайкасын ачкыч белән борып кысар өчен генә дәү әни кирәк. Ниһаять, сепаратны җыеп бетереп, бүрәнкәсен ачкыч белән кысып борып, иң өскә казанын утыртып, казан уртасына борынын бастырып куйгач, сыек сөт ага торган улагына чиләк белән, каймак агасы улагына чиста кәстрүл китереп утырткач, мин сепаратның тоткасына тотынам.

Безнең сепарат – кул сепараты, сөттән каймагын аерып алыр өчен, аны кул белән әйләндереп торырга кирәк. Эчтәге зур тимер маховикны беренче тапкыр әйләндереп җибәрүе бигүк җиңел түгел. Тешләре арасындагы май җылынганчы, шактый авырдан әйләнә ул.
Менә шул теркелдәгән тәгәрмәч тавышы ишетелә башлагач, дәү әни, бисмилласын әйтеп, сепарат казанына бер чиләк сөтне китереп бушата. Тик хәзер үк борынын ачарга ярамый, теге «тәгәрмәчләргә» тагын бераз гына темп өстәргә – кызулатырга кирәк. Сепаратның тоткасын аз гына кызурак әйләндерә башлыйм. Анысының да үзенең бер ритмы бар, аны бозмас өчен күңелдән генә гел көйлим: «Әндер-гендер-геннәем...» «Әндер» дигәндә тоткасын күтәрә башлыйм да, «геннәем» дигәндә ул кабат аска төшеп җитәргә тиеш. Ритмны бозсаң, сөт йә сиптерә, йә сүлпәнрәк ага.

Безнең сыерның сөте куе, ди дәү әни, шуңа күрә каймагы да бераз саргылтрак төстә. Сепарат улагыннан нечкә генә гөрләвек булып аккан җылымса каймакка имән бармагымның битен куям. Кытыклы-ы-ый!

Мәңге бетмәс сыман тоелса да, дәү әни казанга ахыргы чиләк сөтне сала да, мин күптән көткән сүзне әйтә: «Монысы соңгысы». Казандагы сөт төшеп беткәч, сепаратның көе тагын үзгәрә: сөт беткәнгә ачуы килгән сыман, усалланыбрак җырлый башлый. Дәү әни казанның борынын япкач та мин бераз әйләндерәм әле, бүрәнкәдәге каймак төшеп бетәргә кирәк. Инде соңгы тамчы каймак тамып, сепаратны туктатам. Ә ул һаман да җырлавын дәвам итә.

...200 г каймак әнә никадәр хатирәләр уятты.

Лилия Гәрәева
– Абыйның башында шеш булган, соң белдек... Бик аянычлы, операция ясатырга өлгермәде. Абыйның вафаты турында белгән мизгелләрне бүген дә оныта алмыйм. Абыйның гомере төнлә өзелгән,…
Читать далее →
2 750
Республикабызның төп яңалыклары — «Шәһри Казан» газетасында! 📰 Иң кызыклы һәм мөһим вакыйгаларны беренчеләрдән булып беләсегез килсә, безгә кушылыгыз🔥
Читать далее →
2 423
Другие главы канала «Шәһри Казан / Шахри Казань»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 08.08.2026
Внимание родителям! Этим летом школьникам обеспечивают возможность бесплатно на…
👁 332 просмотров
Глава от 08.08.2026
Кайбер көнне бар да яхшы, әйтерсең лә бер ни булмаган кебек йөри. Кайчагында бер…
👁 922 просмотров
Глава от 08.08.2026
Күз тигән дип җаваплылыкны, гаепне башкага гына элеп кую җайлыдыр да... Әмма без…
👁 1 191 просмотров
Глава от 07.08.2026
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с…
👁 1 452 просмотров
Глава от 07.08.2026
Әни йөрәге җавап көтүдән туктамый. Вакыт узган саен сагыну басылмый икән. Киресе…
👁 2 221 просмотров
Глава от 07.08.2026
Авылга кайттыгызмы, дуслар?
👁 1 838 просмотров
Глава от 07.08.2026
Радик армиядән кайтуга, Талия дә алар авылына кайтып төште. Егет аның белән сөйл…
👁 2 121 просмотров
Глава от 07.08.2026
Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә махсус хәрб…
👁 2 392 просмотров
Глава от 07.08.2026
Чаллыда бүген төзүчеләр көненә багышланган чаралар гөрли .
👁 2 256 просмотров

Популярные посты канала «Шәһри Казан / Шахри Казань»

Ни өчен без үлгән кешеләрне искә алырга һәм алар өчен дога кылырга кирәк? Беренчедән, әгәр әти-әни вафат булган икән, без аларны онытмаска …
👁 16 458 просмотров
Казан - Шәмәрдән трассасы. Әлеге минутларда. Караңгыда йөрерлек түгел шул, дип хәбәр җибәрде язылучыбыз. Бәла - аяк астында дип юкка гына …
👁 16 431 просмотров
“Әлмәндәр” белән “Әни килде” кире сәхнәдә: театр безгә нәрсә искәртә? Казан театрлары сәхнәсенә халык яраткан, классик әсәрләр кайтты: Кама…
👁 16 247 просмотров
Алия Исрафилова. "Хатлар яздың"❤️ Гөлүсә Шаһбан сүзләре, Алия Исрафилова көе. Ялларыгыз матур узсын, дуслар!
👁 16 145 просмотров
Булмас димә, дөнья бу төркеме макска да күчте. Андагы язмалар шаккатмалы. Сирәк кеше генә очраша, күрәдер андый әйберләрне. Кушылыгыз, укыгы…
👁 16 112 просмотров
Казанда матур чәчәкләр ата башлаган❤️
👁 16 098 просмотров
Әлки районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булды. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итте. Якынча мәгълүматлар буе…
👁 16 095 просмотров
Танылган продюсер һәм җырлар авторы Җәүдәт Гыйльманов социаль челтәргә курьер формасын киеп видеоязма урнаштырган. Күпләр аңа эшендә уңышлар…
👁 16 081 просмотров
Хөрмәт итәм дусларымны, Гел үзгәреп торсалар да; Хөрмәт итәм, кайчак күңел Кайтарырлык булсалар да. Хөрмәт итәм сөйгән ярны, Сөйгән ярны яр…
👁 16 048 просмотров
Кемгәдер ашарга алып киләләр... Күбәйде мондый "машиналар" Казанда.
👁 15 995 просмотров
Өчпочмак “алтынга тиң”: дүрт кешелек гаиләгә — 400 сум?! Татар табынын камыр ризыгыннан башка күз алдына китерү кыен. Татар мәҗлесенең сый …
👁 15 974 просмотров
Апас районы Карамасар авылында яшәүче Гыйлаҗ абый һәм Мансура апа Миңнуллиннар 78 ел парлы гомер итәләр. Район тарихында Уңышлы туйларын бил…
👁 15 943 просмотров
18 апрельдә Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк, ә көндез көчле җил, яшенле яңгыр фаразлана. Татарстан Республикасы УГМС мәгълүматлар…
👁 15 932 просмотров
Зиратта кабер казылды. Сигез айлык балаңны җир куенына салуларының авырлыгын ир үзе генә белде! Кайткач әйтте, киң итеп алдырдым ләхетен, үс…
👁 15 918 просмотров
Шөкер, бал кортлары быел да исән-сау кышлап чыктылар. Бу көннәрдә умартачылар ояларны чистартып, эшне тәртипләп куйдылар. Югалтулар да юк тү…
👁 15 863 просмотров
#ГабдуллаТукай140
👁 15 788 просмотров
Ирем Тимур командировкаларга йөреп эшли, ул чакта Буада иде. Без балалар белән телевизор карап утыра идек. Кинәт йокы бүлмәсендәге тарттырыл…
👁 15 227 просмотров
Актерлар гаиләсендә куанычлы вакыйга❤️ Кариев театрыннан актерлар гаиләсе өченче тапкыр әти-әни булдылар! Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар г…
👁 15 216 просмотров
Яллларыгыз тәмле булсын! ❤️ куярга онытмагыз инде)
👁 14 875 просмотров
Молодцы! Менә нинди матур дуэт килеп чыккан❤️
👁 14 846 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@yurasumy
Мир сегодня с Юрием Подолякой
Новости военные, политические, экономические, общественно-политические от блогера Юрия Подоляки
👥 1 445 302 · -13/7д
@mash
Mash
Mash — канал быстрых, эксклюзивных и важных новостей. Грустные и смешные истории из жизни нашей страны, которые вы не найдете больше нигде. Или найдёте — но после нас. П…
👥 1 067 161 · +7 320/7д
@RT
RT на русском
Эксклюзивные репортажи. Кадры с передовой. Самые обсуждаемые и важные события в России и мире
👥 581 191 · +246/7д
@shot
SHOT
Быстрые и эксклюзивные новости. Всё самое важное в одном месте. По рекламе: https://vk.cc/cW7Sz9 Предложить новость: https://max.ru/id7701616048_7_bot
👥 524 358 · +4 730/7д
@baza
Baza
По рекламе — https://vk.cc/cW7Sz9
👥 426 873 · +3 331/7д
@russia247
Россия 24/7 • Новости
Главные, свежие и последние новости России и мира в режиме 24/7. Новости, официальные заявления, сводки, ход СВО, происшествия, юмор и общественно-политическая повестка…
👥 395 881 · +762/7д
🏷 Темы и теги
#татарский язык #новости татарстана #жизнь в казани #татарская культура #республика татарстан #татарстан #Новости
📋 О канале Шәһри Казан / Шахри Казань
Татарстан, Казань, татарлар!
Бөтен татар безне укый! "Шәһри Казан": кызыклы темалар, тормышчан язмалар, язмышлар, актуаль хәбәрләр, шоу-бизнес, файдалы киңәшләр.
"Шәһри Казан" онлайн!

Без ВКонтакте - https://vk.ru/shahrikazanda
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 16,066,698 постам из 203,445 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «Шәһри Казан / Шахри Казань» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.