Зур бәлеш (шулпалы бәлеш)😍 Камырны мин болай ясыйм: 300 грамм сыеклык (150 гр су, 150 гр сөт), 180 грамм (бер пачка) ат
Камырны мин болай ясыйм:
300 грамм сыеклык (150 гр су, 150 гр сөт), 180 грамм (бер пачка) атланмай (мин эретеп салам),
2 аш кашыгы майонез,
бер йомырка (салмасагыз да әллә ни үзгәрми),
бер балкашык сылама тоз,
ярты балкашык шикәр комы,
он.
Барлык ингредиентларны бергә кушып, уртача тыгызлыкта камыр басабыз. 15-20 минут өстен каплап салкынча урында ял иттерәбез.
Эчлек өчен бер күләмдә ит һәм бәрәңге алабыз, шакмаклап турыйбыз. Бер-ике зур баш суган (кем ничек ярата, суган күп булса - бәлеш шулпалы була) ваклап турап салабыз. Тәменчә тоз-борыч өстибез, әнис (яисә тмин) уып салабыз.
Бәлеш каз-үрдәк итеннән бик тәмле була, бозау, ат ите дә килешә, берничә төрле итне кушып пешергәндә дә искиткеч тәмле була. Итебез майсызрак булса, эчлеккә бераз атланмай өстибез. Шулай ук, каз-үрдәк эч-башлары (баш, тәпи, бүтәкә, канат, муен, йөрәк) салып пешергәндә дә бик тәмле була, алай иткәндә мин бераз ит тә кушып жибәрәм.
Ял иткән камырны өчкә: бер зуррак һәм ике кечерәк өлешкә бүләбез. Зур кисәкне табаның кырыйларыннан асылынып торырлык итеп жәябез, камыр ертылмасын өчен таба тирәли сөлге-тастымал чорнап куябыз. Эчлекне салабыз. Камырның чат-чатларын өскә таба жыештырабыз. Кечкенә жәемне эчлек өстенә каплыйбыз. Бәлешнең аскы һәм өске камырларын тоташтырып бөгәбез, матурлап бөрәбез. Бәлешнең өстендә кыл уртасында тишек ясыйбыз. Калган камырдан бөке ясап шул тишекне каплыйбыз, төрле бизәү элементлары ясыйбыз.
Бәлешне духовкада 180’-190’ та 2-2,5 сәгать пешерәбез. Өсте кызара башласа - фольга белән каплыйбыз. Мин пешергәндә бәлеш эченә шулпа салмыйм, табынга аерым савытта чыгарам. Бәлешне духовкадан алгач бераз өстен сөлге белән каплап тотам, йомшарып, тагын да тәмлеләнеп китә.
Пешергән ризыкларыгыз тәмле булсын, дусларым!
Зөһрә Гарифуллина