Сөмбел Билалова: «Мин кияүгә чыктым, никах туебыз үтте»❤️ Татарстанның атказанган артисты Сөмбел Билалова кияүгә чыккан
Татарстанның атказанган артисты Сөмбел Билалова кияүгә чыккан! Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларына хәбәр иткән. Никахны яшь пар гаиләсе һәм якыннары белән билгеләп үткән.
- Мин кияүгә чыктым, никах туебыз үтте. Аллаһка шөкер бик матур булды барысы да. Үзем дә ышанып бетә алмыйм әле. Бик бәхетле көнебез бүген. Барлык килгән кунакларга, хезмәттәшләргә, артистларга зур рәхмәт, - дип яза Сөмбел.
Сөмбел тормыш иптәше Марсельгә "Бердәнберем" дип аталган яңа җыр да бүләк иткән.
Чын күңелдән котлыйбыз!