Ярат кына...
Гел елмаеп торсын дисәң минем йөзләр,
Сиңа карап торсын дисәң минем күзләр,
Ишетергә теләсәң син матур сүзләр -
Ярат кына...
Кирәк икән минем сиңа сагынуым,
Синең кебек мәхәббәттә кабынуым,
Гомер буе сиңа гына табынуым -
Ярат кына...
Сүзләремне күңеленә салсын дисәң,
Яратуым кабул итеп алсын дисәң,
Янәшәмдә мәңгелеккә калсын дисәң -
Ярат кына...
Хәлләремне анлыйм дисәң бераз гына,
Күңелеңә тулсын дисәң гел наз гына,
Йөрәкләрдә калсын дисәң гел яз гына -
Ярат кына... Ярат кына... Ярат кына...
Гөлүсә Шахбан