– Илназ белән Рөстәм Закиров төркемендә эшләгәндә танышкансыз.
– Рөстәм Закиров төркемендә Илназ “клавишник” иде, мин бэк-вокалда тора идем. Шунда күз атышып, биешеп, көлешеп торганда, хисләр кабынды. Аңа кияүгә чыгармын дип бер дә уйламаган идем. Ул минем өчен җилбәзәк, мактанчык кебек тоелды. Концерттан соң Илназ мине өйгә алып кайтып куя иде. Шундый юмарт, күчтәнәч яки бүләксез килми иде. Төркем өчен дә акчасын кызганмады, табынга гел төрле тәм-томнар алды. Тормышка планнар төзеде, үз йортын булдырырга хыялланды. Төпле фикерле егет икәнен белгәч, очрашырга ризалык бирдем.
– Озак очрашып йөрдегезме?
– Мартта йөри башлаган идек, шул елның 3 октябрендә никах укыттык, 24 октябрьдә туебыз булды.
– Илназның синнән яшьрәк булуы куркытмадымы?
– Юк, чөнки ул безнең мөнәсәбәтләргә тәэсир итмәде. Хәер, кайвакыт фикерләр туры килмәгән чаклар була. Ир-ат бит ул шундый кеше, аны гомер буе тәрбияләргә кирәк. Психологик яктан уйлап, җайлап кына эш итәргә кирәк. Идеаль кешеләр юк. Яши-яши мөнәсәбәтләр ныгый. Илназның миннән яшьрәк булуы миңа гел яшь булырга стимул бирә.
Гүзәл Идрисова белән әңгәмәдән.