Элек тынгысызрак идем, Хәзер инде чапмыйм. Һава сулап, уйлар уйлап, Тыныч кына атлыйм. Йөгермәгәч, дөнья белән Күбрәк а
Хәзер инде чапмыйм.
Һава сулап, уйлар уйлап,
Тыныч кына атлыйм.
Йөгермәгәч, дөнья белән
Күбрәк аралашам.
"Исәнме!" – дип көнне башлыйм,
Төнгә – саубуллашам.
Нигә чапканмындыр, белмим,
Булганмындыр җүләр.
Хәзер сабырландым бугай,
Тына төште җилләр.
Хәзер чапмыйм, чөнки беләм:
Бәхет – сабырлыкта.
Башкаемны ташка бәрмим
Килгән авырлыкта.
Алай да бит үтә гомер,
Болай да ул үтә.
Сагышларга күп бирелсәң,
Күзне тонык итә.
Тормыш – матур! Җай атлагач,
Барын тоеп барам.
Башка чордашларыма да
Бәхет теләп калам.
Юлларыгыз озын булсын,
Җаннарыгыз тыныч.
Белгәннәрен әйтә бару –
Шагыйрь өчен бурыч.
Яшьрәкләргә әйтим әле,
Бик кумагыз артык.
"Миңа да күз салыгыз!" – дип
Дөнья тора балкып.
Исхак Фәйзи