Таш дөньядан бер кайтаваз, Җирләр тетри бу аваздан: Сөям! – диеп яра тавыш, Ә мин куркам синең наздан... Ә мин куркам си
Җирләр тетри бу аваздан:
Сөям! – диеп яра тавыш,
Ә мин куркам синең наздан...
Ә мин куркам синле яздан,
Хисләремдә адашудан.
Җанга үтеп уелырлык,
Алданудан, алдашудан...
Бәхет булып иңәр көндә
Синсез калып саташудан...
Килереңнән куркам синең,
Биреләчәк вәгъдә сүздән.
Саклый алмасымнан сине
Гайбәтләрдән, яман күздән.
Тар дөньяма синең тавыш
Таш күкләрне бәреп керә:
Яшик, диме, әйдә икәү,
Кадерләрне белеп кенә!..
Ә мин куркам бергәлектән,
Үз-үземнән синең янда.
Куркам, ләкин юрыйм бары
Синле бәхет килер язга!
Резедә Гобәева