Җиңү көне алдыннан ветеран Тәлгать Ногманов белән очрашу
Ногманов Тәлгать Ногман улы 1927 елның 5 июнендә Арча районы Субаш-Аты авылында туган. Сугыш башланганда аңа нибары 14 яшь булган. Яшүсмерлек чоры авыр сугыш елларына туры килә. 1944 елның ноябрендә аны армиягә алалар, аннары уку отряды белән ерак Кытайга, Порт-Артур шәһәренә озаталар. Ул анда биш ел хезмәт итә.
Тәлгать абый 1951 елның маенда туган авылы Субаш-Атыга кайта. Башта клуб мөдире булып эшли, аннары язмыш аны Казахстанга, машина төзелеше заводына алып китә. Урал ягында да шахтада дүрт ел авыр хезмәт куя. Ниһаять, гаиләсе белән туган ягыбыз Арчага кайтып урнаша. Монда ул 30 ел буе Арча коммуналь хуҗалыгында шофер булып намуслы хезмәт итә.
Тәлгать абый үз хезмәтен һәрвакыт зур җаваплылык белән башкарган. Тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасы коммуналь хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәре» исеменә лаек була.
Хөрмәтле ветераныбызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен күреп, озын-озак гомер кичерүен телим.
Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез!
Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов блогыннан