Корбан гаете 2026: Казанда бәйрәмнәр, намаз вакытлары һәм Тәкбир әт-Тәшрик көннәре
Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа каралган. Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә.
Казанда 27 майда Корбан бәйрәме уңаеннан «Корбан-фест» гаилә бәйрәме булачак. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак.
Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02:15 – 03:15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
03:15 – 03:45 – гает вәгазе укылу;
03:45 – гает намазын уку;
03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
26, 27, 28, 29 һәм 30 нчы май көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (26 майда – иртәнге намаздан башлап 30 майда – икенде намазын кертеп) фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне – тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.