«Шәһри Казан» газетасының чираттагы саны дөнья күрде😍 Газетабызда иң актуаль, кызыклы мәкаләләр урын ала, сез дә алып укыгыз🔥
Читать далее →
ӘРЕМ МАЕ
Әремне җыясыз, яхшылап юасыз. Өч литрлы банкага тутырасыз. Өстенә көнбагыш мае агызасыз. Кәстрүлнең төбенә марля яисә берәр чүпрәк саласыз,су агызасыз. Кәстрүлгә банканы …
Читать далее →
НИЧЕК ЯРАТМЫЙСЫҢ БУ ЯЗЛАРНЫ?!
НИЧЕК ЯРАТМЫЙСЫҢ БУ ЯЗЛАРНЫ?!
Ничек яратмыйсың бу язларны,
Ничек сагынмыйсың?
Күзне кояш-чакма чагып алгач,
Ничек кабынмыйсың?
Сабый гөлләр, иркә киерелеп,
Буйга үскән чакта,
Өр-яңадан таҗын ача бәхет,
Язын туган якта.
Җилләре дә ялмап ала гүя
Кышкы кәефләрне.
Сиңа кабат гашыйк булдым, дисәм,
Ярым гаепләрме?!
Иелдерә бөгелмәстәй буйны
Тәүге үләне дә.
Әллә язын ягымлырак шунда
Күрше-күләне дә?
Адымнар да йөгерекләнеп китә,
Оныклардан күреп.
Онытыла кышкы «олыгаю»,
Саф һавада йөреп.
Әй, туган як, гүзәл һәр фасылың,
Язың бигрәкләр дә!
Дәрткә тула тәүге күк күкрәүдән
Салмак йөрәкләр дә.
Ничек яратмыйсың бу язларны,
Якты җәйләр алда!
Бу дөньядан ничек ваз кичәсең,
Тәндә җаның барда?!
Сания ГӘРӘБӘ
“Кешенең чирләп китүе Аллаһның рәхмәте, диләр. Шуның турында аңлатып китсәгез иде?”
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин:
– Адәм баласы гомер барышында төрле авыруларга дучар булырга мөмкин. …
Читать далее →
"Шәһри Казан"ның чәршәмбе саны дөнья күрде. Язылучыларга барып та җиткәндер.
Исегезгә төшерәбез: 2026 елның икенче яртыеллыгына "Шәһри Казан"га язылу бара. Почта хезмәткәрләренә м…
Читать далее →