Татарстанда күп балалы гаиләләргә 100 мең сум түләү: проект коррупциягә каршы экспертизада
Тиешле указ проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ буенча, һәр яңа туган бала өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне 10 мең сумнан 100 мең сумга кадәр күтәрергә планлаштырыла. Бу ун тапкыр күбрәк. Яңалыклар моның белән генә чикләнми. Өч (яки күбрәк) балалар туган гаиләләр өчен айлык пособие дә артырга мөмкин. Хәзерге вакытта ул һәр балага 1 мең сум тәшкил итә. Киләчәктә аны яшәү минимумына кадәр күтәрергә ниятлиләр — бу бер балага аена 15 мең сумнан артык дигән сүз.
Пособие күләме яшәү минимумы үзгәргән саен автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк. Моның өчен яңадан гариза бирү таләп ителмәячәк.
Шуны да искәртик, Татарстан да күп балалы гаиләләр бушлай җир кишәрлеге ала ала, ә Казан һәм Яр Чаллы халкы участок урынына 200 мең сум акча сайлый ала.
Документ имзаланган очракта, үзгәрешләр рәсми рәвештә гамәлгә керәчәк.