«Без анда өмет тә илтәбез»: Рузия Солтанованың МХОдагы волонтерлык юлы
Рузия Солтанова элек укытучы булып эшләгән.
Бүген ул — махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүче волонтер.
2020 елда кызы Донбасска ярдәм кирәклеген әйтә.
Шул көннән аның тормышы бөтенләй үзгәрә.
Дарулар, кием-салым, гуманитар ярдәм җыя.
Башта ул ярдәмне почта аша җибәрә.
Аннары үзе дә юлга чыга.
2022 елда кияве — «Хан» позывнойлы хәрби — фронтка китә.
Авыр яралануга карамастан, ул яңадан сугышчылар янына кайта.
Бу юлы — гуманитар ярдәм белән. Фарасыз төнге юллар. Җимерелгән шәһәрләр. Куркыныч һәм билгесезлек.
Рузия ханым үзе дә фронт сызыгына бара.
«Курку бар иде.
Ләкин егетләрне ташлап булмый», — ди ул.
Волонтерлар хәрбиләргә: техника, генераторлар, мавиклар, күчмә мунчалар җибәрә.
Ә балалар госпитальләрдәге яралылар өчен кечкенә йөрәкләр ясый.
«Без анда ярдәм генә түгел — өмет тә илтәбез».
Бүген дә Рузия ханым юлда.
Аның иң зур теләге бер генә:
«Дөньялар тынычлансын иде…»