– Өч бала - хыял идеме, әллә малай дип тырыштыгызмы?
– Хыял булмаса да, туйда: “Өч балабыз булачак”, – дигән идек. Алдан сөйләшенгән сүз түгел иде ул. Без дә, Булатлар да гаиләдә өч бала үскән. Өченче кызыбызны соңрак алып кайттык. Зәйнәпне 38 яшьтә таптым, шуңа күрә яшь бала сагындырган иде. Мин малай булсын дип бик теләгән идем. Булат, алай теләмәдем, сәламәт булсын, диде. Беренче УЗИда кыз бала көтәсез дигәч, күз яшьләре белән утырып еладым. Аннары: “И, юләр, иң мөһиме – сәламәт булсын!” – дип үземне ачуландым. Зәйнәпне көткәндә, табиблар борыны кечкенә дип куркытты. Ул да үзенә күрә бер диагноз икән. Кыйммәтле тикшеренүләр үттем. Ахырдан бар да яхшы булды, Аллаһка шөкер.
Ләйсән Гимаева белән әңгәмәдән.