Мәңгелек ут Һәйкәл тора мәйдан уртасында, Горур башы аска иелгән. Җиңү булып кайткан батыр егет, Һәйкәл булып кайтка
Һәйкәл тора мәйдан уртасында,
Горур башы аска иелгән.
Җиңү булып кайткан батыр егет,
Һәйкәл булып кайткан иленә.
Урамда кыш. Сугыш күптән тынган.
Дөнья тыныч. Тик кул күшегә.
Ут янына баш ияргә килә
Бала-чага, олы кешеләр.
Тышта буран. Чал сакаллы бабай
Нигә салган әле бүреген?
Бу ялкында таныш чалым күреп,
Дустын уйлый, ахры, ул бүген.
...Медале дә юк иде бит хәтта...
Болай гына... гади бер батыр.
Атакада ядрә тигәч аңа:
«Син туктама, — диде, — бара тор...»
Кабереннән күтәрелгәнме ул,
Җимереп чыккан мәллә төрмәне?!
...Һәйкәл булып тәне кайткан илгә,
Мәңгелек ут булып — йөрәге.
Разил Вәлиев