КАТЛАУЛЫ ТОРМЫШ Теләмәсәң дә укыта Гомер китабы. Җылыта да, көйдерә дә Язмыш учагы. Маҗаралы, әмма кыен Дөнья көтүе. С
Теләмәсәң дә укыта
Гомер китабы.
Җылыта да, көйдерә дә
Язмыш учагы.
Маҗаралы, әмма кыен
Дөнья көтүе.
Сизмичә дә син каласың
Гомер үтүен.
Сәер кебек бу тормышы -
Нык әйди алга.
Уңны-сулны һич белмичә
Туктатмый ялга.
Көйле генә юл алганда
Уздырмый ялгыш.
Югалып калсаң - сыртыңа
Атлана сагыш.
Елый-елый орышасың -
Әй китә тавыш,
Әйтелә күп ямьсез сүзләр
Чыгарып каргыш.
Котылып китсәң ярый ла -
Җибәрми язмыш.
Кыйналсаң да, макталсаң да
Катлаулы тормыш...
Роберт Шәймәрданов.