Рәшит Бәшәр: Болыннарда калган эзләремә
Кояш гөлләр тезә генә, тезә генә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Гөлләр арасында алар йөзә генә.
Килә алар әнә баса-баса
Болыннарда калган эзләремә.
Түзеп торам үзем әздән генә,
Гел таҗларын өзми генә, өзми генә.
Чыр-чу килеп шунда бала-чага
Түмгәкләрдән кош оясын эзли генә.
Сабый чакка кайтып китми менә
Түзеп торам үзем әздән генә.
Тайлар гөлне ерып йөзә генә,
Кояш нуры күзләрендә, күзләрендә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Очу дәрте балаларның йөзләрендә.
Хыялый чак, шаян-наян чаклар…
Ерак сәяхәтләр – сүзләрендә.
Гашыйк булыр алар өзәңгегә,
Өйрәнерләр яшь тайларны иярләргә.
Утырырлар менеп иярләргә:
– Сау бул, абый, без үстек бит! – диярләр дә.
Чыр-чу килер калган бала-чага
Гашыйк булыр алар өзәңгегә.
Мин дә басар идем өзәңгегә…
Гомер генә шаулап узып бара менә.
Сабыйчакның садә, саф чаклары
Үзәгемне өзә генә, өзә генә…
Рәшит БӘШӘР