Шәһри Казан / Шахри Казань
Шәһри Казан / Шахри Казань
10 026 подписчиков · @shahrikazanda
К каналу →
Балтачның Норма авылында яшәүче 75 яшьлек Госман Хәсәншин районда иң өлгере. Ул бәрәңгеләрен 15 апрельдә үк утырткан. «Мин ел да апрель уртасында бәрәңге утырта башлыйм. Көздән җир…
Читать далее →
10 141
Реклама
“Нәрсә эшлим инде хәзер, мин бит сиңа һич тә кирәк түгел. Алсуга кирәк, Ләйсәнгә кирәк, Гөлназга кирәк, сиңа кирәк түгел!”– дип җырлаучы егетләр “Эссе” төркеме янә бергә! Нияз Вәл…
Читать далее →
10 035

Татар юрап китерер ди: аграрийлар быелгы уңышка зур өмет баглый

“Татар юрап китерер ди”: аграрийлар быелгы уңышка зур өмет баглый.

Быел кыр эшләре бик иртә башланыр кебек иде. Әмма табигатьнең үз законнары, күңел никадәр ашкынса да, яңгырлар булу сәбәпле, чәчү барыбер үз вакытына кайтты.

Бүген авыл уңганнары сәгатен генә түгел, минутын да әрәм итмичә, алны-ялны белми кырда эшлиләр. Без исә аларның хәлләрен белешеп, язгы кыр эшләренең барышы турында сораштык.

Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов әйтүенчә, әлеге вакытта чәчү эше барлык мәйданнарның 40 процентында башкарылган.
– Чәчү бит ул ярыш түгел, иртә чыкканга карап кына сыйфатлы була дигән сүз түгел. Безнең өчен аның ахыргы нәтиҗәсе мөһим. Чәчүне ун көн эчендә әйбәт кенә тәмамлап чыга алсак, соңга калынды дип тә әйтеп булмаячак. Яз әйбәт килде, хәзергә дым җитәрлек, уңыш алу өчен җәен дә яңгырлар явып торуы кирәк, – ди ул.

Лаеш районы фермеры Гафур Зарипов та, урып җыю вакыты түгел, ди, борчылырлык сәбәп юк.
– Ел елга охшап килми, һәр елны табигать безгә берәр могҗизасын күрсәтми калмый. Болай соңгарак калып чәчкән вакытлар булды. Соңгы берничә елда гына чәчүгә иртә керешкән идек. Русларның “Пычракка чәчсәң, кенәз булырсың” дигән мәкале бар бит. Икмәк өчен дым зыянлы түгел. Кыр эшләре бераз тукталып алды алуын, әмма зыяны юк, – ди ул.

Фермерның бер мең гектар җир бар. Арпа, бодай, күпьеллык үләннәр, бал үләннәре үстерә. Көздән чәчеп калган уҗымнары да кышны яхшы чыккан. “Татар юрап китерер ди, начарын уйлыйсы килми. Уңышлы ел булачак дип ышанып эшлибез”, – ди Гафур Зарипов.

Азнакай районы аграрийлары чәчү эшенә 17 апрельдә үк керешкән булган. Әмма яңгырлар сәбәпле, эш бүленеп торган.
– Соңгы елларда яз бик иртә килә башлады. Шуңа кырга иртә чыгарга ияләшкән идек. 2023 елда 6 апрельдә үк чыккан идек. Хәзерге вакытка бөртекле культуралар 60 проценты чәчелде, техник культуралар да шул чама. Арпа, солы чәчелеп бетү алдында тора. 4 мең гектарга якын кукуруз, 500-600 гектар мәйданда карабодай чәчәсе бар. Көннәр шулай матур торса, чәчүне бер атнадан тәмамларбыз дип өметләнәбез, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов.

Буа районының Аксу авылыннан яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Фирдус абый Салаватуллин быел кишер чәчмәгән. Һава торышы сәбәпле түгел, үзеннән тормаган проблемалар “аяк чалган”. Ике дистә ел кишер үстерүче буларак танылган фермер үзенең борчуын белдерде.
– Бердән, намуссыз эшмәкәрләр аркасында гел штраф түләргә, инде хәзер суд юлында йөрергә туры килә. Без бөтен яшелчәләрне дә Казанга лабораториягә алып барып тикшертәбез. Барысы да тәртип, нитратлар юк. Шул хакта декларация алабыз. Аннан кишерне балалар бакчаларына сатабыз. Әлбәттә, яңа өлгергән яшелчә һәрвакыт кыйммәтрәк була. Тик арзанрак бәягә сатучылар килеп чыгып, кишерне инде алардан алалар. Ә тикшерү килгәч, безнең декларацияне күрсәтәләр. Гаепсездән гаепле булып калабыз. Безгә тикшерү килә, штраф салына. Нитратлы кишерне кем сатуы да билгеле була, әмма, ярар, штраф түләп тор инде, синең аша китсен дип үзләре миңа чыгалар. Кишер дә юк, проблемасы да булмас дип чәчмәдем менә, – ди ул.

Икенче сәбәбе – йөк төяүчеләрне табып булмый. Мигрантлар бар, әмма алар артыннан йөрергә фермерның вакыты калмый. Шул ук кәгазь эше күп, ди.

Бодай белән арпаны чәчкән инде, бәрәңгене әле утырталар гына. "9 майга утыртып бетерә идек, быел кырлар юеш, соңга калынды”, – ди ул.

Дилбәр Гарифуллина
Superjob сервисы РИА Новости өчен үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, әти-әниләрнең 83 проценты мәктәптә телефоннарны тыюны хуплый. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, бары тик…
Читать далее →
9 434
Елмаеп яшим әле мин, Шатлыгың ни, кайгың ни... Еласаң да юатучы Табылмый ул, табылмый. Гомеремнең юлларыннан Елмаеп узам әле. Елмаеп яшим әле мин, Елмаеп сызам әле. Елмаю –…
Читать далее →
9 002
Другие главы канала «Шәһри Казан / Шахри Казань»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 08.08.2026
Внимание родителям! Этим летом школьникам обеспечивают возможность бесплатно на…
👁 332 просмотров
Глава от 08.08.2026
Кайбер көнне бар да яхшы, әйтерсең лә бер ни булмаган кебек йөри. Кайчагында бер…
👁 922 просмотров
Глава от 08.08.2026
Күз тигән дип җаваплылыкны, гаепне башкага гына элеп кую җайлыдыр да... Әмма без…
👁 1 191 просмотров
Глава от 07.08.2026
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с…
👁 1 452 просмотров
Глава от 07.08.2026
Әни йөрәге җавап көтүдән туктамый. Вакыт узган саен сагыну басылмый икән. Киресе…
👁 2 221 просмотров
Глава от 07.08.2026
Авылга кайттыгызмы, дуслар?
👁 1 838 просмотров
Глава от 07.08.2026
Радик армиядән кайтуга, Талия дә алар авылына кайтып төште. Егет аның белән сөйл…
👁 2 121 просмотров
Глава от 07.08.2026
Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә махсус хәрб…
👁 2 392 просмотров
Глава от 07.08.2026
Чаллыда бүген төзүчеләр көненә багышланган чаралар гөрли .
👁 2 256 просмотров

Популярные посты канала «Шәһри Казан / Шахри Казань»

Ни өчен без үлгән кешеләрне искә алырга һәм алар өчен дога кылырга кирәк? Беренчедән, әгәр әти-әни вафат булган икән, без аларны онытмаска …
👁 16 458 просмотров
Казан - Шәмәрдән трассасы. Әлеге минутларда. Караңгыда йөрерлек түгел шул, дип хәбәр җибәрде язылучыбыз. Бәла - аяк астында дип юкка гына …
👁 16 431 просмотров
“Әлмәндәр” белән “Әни килде” кире сәхнәдә: театр безгә нәрсә искәртә? Казан театрлары сәхнәсенә халык яраткан, классик әсәрләр кайтты: Кама…
👁 16 247 просмотров
Алия Исрафилова. "Хатлар яздың"❤️ Гөлүсә Шаһбан сүзләре, Алия Исрафилова көе. Ялларыгыз матур узсын, дуслар!
👁 16 145 просмотров
Булмас димә, дөнья бу төркеме макска да күчте. Андагы язмалар шаккатмалы. Сирәк кеше генә очраша, күрәдер андый әйберләрне. Кушылыгыз, укыгы…
👁 16 112 просмотров
Казанда матур чәчәкләр ата башлаган❤️
👁 16 098 просмотров
Әлки районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булды. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итте. Якынча мәгълүматлар буе…
👁 16 095 просмотров
Танылган продюсер һәм җырлар авторы Җәүдәт Гыйльманов социаль челтәргә курьер формасын киеп видеоязма урнаштырган. Күпләр аңа эшендә уңышлар…
👁 16 081 просмотров
Хөрмәт итәм дусларымны, Гел үзгәреп торсалар да; Хөрмәт итәм, кайчак күңел Кайтарырлык булсалар да. Хөрмәт итәм сөйгән ярны, Сөйгән ярны яр…
👁 16 048 просмотров
Кемгәдер ашарга алып киләләр... Күбәйде мондый "машиналар" Казанда.
👁 15 995 просмотров
Өчпочмак “алтынга тиң”: дүрт кешелек гаиләгә — 400 сум?! Татар табынын камыр ризыгыннан башка күз алдына китерү кыен. Татар мәҗлесенең сый …
👁 15 974 просмотров
Апас районы Карамасар авылында яшәүче Гыйлаҗ абый һәм Мансура апа Миңнуллиннар 78 ел парлы гомер итәләр. Район тарихында Уңышлы туйларын бил…
👁 15 943 просмотров
18 апрельдә Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк, ә көндез көчле җил, яшенле яңгыр фаразлана. Татарстан Республикасы УГМС мәгълүматлар…
👁 15 932 просмотров
Зиратта кабер казылды. Сигез айлык балаңны җир куенына салуларының авырлыгын ир үзе генә белде! Кайткач әйтте, киң итеп алдырдым ләхетен, үс…
👁 15 918 просмотров
Шөкер, бал кортлары быел да исән-сау кышлап чыктылар. Бу көннәрдә умартачылар ояларны чистартып, эшне тәртипләп куйдылар. Югалтулар да юк тү…
👁 15 863 просмотров
#ГабдуллаТукай140
👁 15 788 просмотров
Ирем Тимур командировкаларга йөреп эшли, ул чакта Буада иде. Без балалар белән телевизор карап утыра идек. Кинәт йокы бүлмәсендәге тарттырыл…
👁 15 227 просмотров
Актерлар гаиләсендә куанычлы вакыйга❤️ Кариев театрыннан актерлар гаиләсе өченче тапкыр әти-әни булдылар! Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар г…
👁 15 216 просмотров
Яллларыгыз тәмле булсын! ❤️ куярга онытмагыз инде)
👁 14 875 просмотров
Молодцы! Менә нинди матур дуэт килеп чыккан❤️
👁 14 846 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@yurasumy
Мир сегодня с Юрием Подолякой
Новости военные, политические, экономические, общественно-политические от блогера Юрия Подоляки
👥 1 460 863 · +4 399/7д
@mash
Mash
Mash — канал быстрых, эксклюзивных и важных новостей. Грустные и смешные истории из жизни нашей страны, которые вы не найдете больше нигде. Или найдёте — но после нас. П…
👥 1 087 865 · +2 227/7д
@RT
RT на русском
Эксклюзивные репортажи. Кадры с передовой. Самые обсуждаемые и важные события в России и мире
👥 583 709 · +1 349/7д
@shot
SHOT
Быстрые и эксклюзивные новости. Всё самое важное в одном месте. По рекламе: https://vk.cc/cW7Sz9 Предложить новость: https://max.ru/id7701616048_7_bot
👥 529 715 · -1 728/7д
@baza
Baza
Новости | Расследования | Истории | Происшествия BAZA — команда журналистов, реально влияющих на происходящее в стране. Прислать новость - https://max.ru/id7701616048_2…
👥 439 132 · +1 130/7д
@sanya_florida
Саня во Флориде
Авторский канал "Саня во Флориде" Аналитика, обзоры и сводки По рекламе https://t.me/sanya_florida_official По рекламе https://iimax.ru/sanya_florida_official Купить рекл…
👥 413 868 · +5 234/7д
🏷 Темы и теги
#татарские новости #татарский язык #новости казани #житейские истории #полезные советы #казань #Новости
📋 О канале Шәһри Казан / Шахри Казань
Татарстан, Казань, татарлар!
Бөтен татар безне укый! "Шәһри Казан": кызыклы темалар, тормышчан язмалар, язмышлар, актуаль хәбәрләр, шоу-бизнес, файдалы киңәшләр.
"Шәһри Казан" онлайн!

Без ВКонтакте - https://vk.ru/shahrikazanda
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 17,848,914 постам из 204,363 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «Шәһри Казан / Шахри Казань» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
➕
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.