Корбанлык сарыкларын читтән алмагыз: ветеринария киңәше
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, республикада 200 мең баш сарык исәпләнә. Бердән, чир таралуга сәбәпче булмыйк, икенчедән, үзебезнең сарык асраучыларга ярдәм дә булыр.
– Сарыкчылык үскән төбәкләрдә терлек авырулары буенча проблемалар бар. Бу хакта бер генә тапкыр әйтмибез. Кат-кат әйтергә мәҗбүрбез: читтән терлекләр алып кайтырга кирәкми. Дөрес, кайчандыр бездә сарыкчылык белән шөгыльләнү сүлпәнәеп алды. Тиресен, йонын тапшырып булмый иде. Хәзер бу тармак кабат үсеп килә. Корбанлык алырга теләүчеләргә республикада сарык җитә. Әмма әйтеп торсак та, башка төбәкләргә әле карап торучылар бар. Кызганыч, кайбер алыпсатарлар акча гына күрә. Бәйрәмнәр үтеп китәр, ә чир чыкса, ул озакка калачак, – дип кисәтте ул.
Республикада 60 корбан чалу мәйданчыгы эшләячәк. Шуларның 17се – Казанда. Барлык мәйданчыкларда да әзерлек эшләре тәмамланды дияргә була. диде Габделхак Мотыйгуллин.