Фәридә Төхфәтуллина: «Әти күңелемдә якты булып калды»
- Әтинең хәле начарлангач, авылга кайттым. Ул хастаханәдә иде инде. Кызым Мәликәгә 3 кенә ай иде, әти янына кереп утырдым. Әти өзеләсе көнне Арчага хастаханәгә барасым килде. Баланы да күршеләргә калдырырга уйлаган идем. Әни туктатты: “Әтиең күңелеңдә якты булып калсын. Энеңне генә төшерерсең”, - диде. Әти энекәшне генә көтеп торган. Ул янына килгәч, 20 минуттан соң җан биргән. Энекәшнең дә әти үлгәч, башында бер урында чәче агарды. Бик сагынам, юксынам әтием! (елый) Әти телевидениеда эшли башлавым белән бик горурлана иде. “Минем кызым һәр өйнең түрендә утыра”, - диде. Кияүгә чыккач, фамилиямне үзгәртмәү дә - әтинең теләге, шуңа күрә Төхфәтуллина псевдонимын калдырдым.
- Әниегез һәм энегез өчен дә бу зур югалтуны кичерү авыр булгандыр...
- Энекәшкә иртәрәк олыгаерга туры килде. Кечкенәдән аны җитәкләп йөрдем. Әни үзе дә: “Хаҗирә - тапты, Фәридә - бакты”, - дип сөйли. Әлбәттә, әтинең вафаты барыбызның да тормышына тәэсир итте. Бу авыр мизгелләрдә әнине калдырып китәргә батырлыгым җитмәде. 1 ел кызым белән авылда яшәдек. Иремә бик рәхмәтлемен. Никахтан соң, беренче көнне үк каенана, каената дип түгел, әти-әни дип эндәште. Икесен дә якын итте. Әти вафатыннан соң да, хәлебезгә керде, көченнән килгәнне эшләде. Илшат ике арада йөреп торды. Әнинең эмоциональ халәте бераз рәткә килгәч кенә, шәһәргә күчтем.
Фәридә Төхвәтуллина белән әңгәмәдән