Бакча җиләге өчен ашлама рецепты.
Җир җылына башлау белән бакча җиләген тукландыру таләп ителә.
Кайбер тәҗрибәле бакчачылар моның өчен составында химик препаратлар булмаган, үзләре ясаган ашламаны куллана. Мисал өчен, ашламаны агач көле һәм марганцовка белән ясыйлар.
Моның өчен: 1 стакан иләнгән көл, 2 грамм марганцовка, 2 гр бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод алына.
Иң элек көл өстенә 2 литр кайнар су салып, аны суытырга куялар. Аннан аны сөзеп, 10 литр суга салып болгаталар. Шуңа марганцовка, бор кислотасы һәм йод кушып, янә яхшылап болгаталар.
Бу ашламаны җиләкләрнең яфраклары чыланганчы сиптерәләр. Ул үсемлекләрне тукландырып кына калмый, корткычлардан да саклый.
Тукландыруны җиләк чәчәк атканчы эшләгез. Уңыш биреп бетергәч һәм көзге кыраулар алдыннан кабатларга мөмкин. Үсенте җиләк биргәндә сипкән очракта, җиләкләрдән ят тәм килүе ихтимал.