Татарстан хаҗиларының беренче төркеме изге сәфәргә китте
Хаҗиларның беренче дүрт төркеме Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов, Чаллы шәһәре “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов, шулай ук Тукай районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илназ хәзрәт Яхин җитәкчелегендә хаҗ кылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Казаннан очып китүче “ДУМ РТ Хаҗ” хаҗилары өчен барлык рейслар да турыдан-туры Мәдинәгә юнәләчәк. 2026нчы елда хаҗга республикабыздан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк.
Шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әһелләре булган 200 кеше республика җитәкчелеге тарафыннан хаҗга җибәрелә.
Чыганак: ТР Диния нәзарәте