Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Аллаһны исеңдә тот — Ул сине саклар, Аллаһны исеңдә тот — син Аны каршында табарсың (һәрбер нәр
«Аллаһны исеңдә тот — Ул сине саклар, Аллаһны исеңдә тот — син Аны каршында табарсың (һәрбер нәрсәдә Аллаһның Кодрәтен күрерсең, Аның Бар икәнлеген сизерсең).
Берәр нәрсә сорарга теләсәң — Аллаһтан сора, ярдәм кирәк булса — ярдәмне Аллаһтан сора.
Һәм бел: бөтен кешеләр җыелышып сиңа файда китерергә теләсәләр дә, алар сиңа бары тик Аллаһ тарафыннан язылган файданы гына китерә алырлар.
Әгәр дә алар зыян салырга теләсәләр, сиңа бары тик Аллаһ тарафыннан язылган зыянны гына ирештерә алырлар. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә дәфтәрләр(дәге кара язуы) корыган» (Сүнән Тирмизи).