Ана күңеле әллә ниләр уйлап, борчыла да башлаган иде инде.
- Вы пока посидите, я сейчас сама к ней поднимусь, - диде дә өскә менеп китте.
Күңеленә тынгы таба алмаган Әлфия нишләргә дә белмәде әлеге мизгелдә. “Укудан кайтып җитмәде микән, әллә бер-бер нәрсә булды микән?” – дип, берсеннән-берсе куркынычрак уйларга бирелде. Арлы-бирле йөренгән Әлфияне “Әни, нәрсә дип килдең инде монда? Кем чакырды сине?” – дигән сүзләр сискәндереп җибәрде. “Кара инде бу кыяфәтеңә. Кеше көлкесе бит бу! Бар, бар, кайт, иптәш кызларым күрсә, ни диярләр?” – дип, кулларын болгый-болгый канәгатьсез генә сөйләнде Әлфинә...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/xikaia/min-baskaga-kitam-sina-bulgan-xislarem-suyndy-burana-belan-baska-iasisem-kilmi