Логопедка кайчан барырга: балалар өчен киңәшләр
– Баласының начар сөйләшүен аңлаучы әти-әниләргә вакытында белгечләргә йөртә башларга киңәш итәр идем. Сабый 2 яшендә кыска сүзләр әйтәме, юкмы, игътибар белән тыңлагыз. Ул 2,5-3 яшендә: “Әни, сок бир?” кебек кыска җөмләләр белән сөйләшергә, аралашырга тиеш. Нинди очракларда логопедка мөрәҗәгать итәргә дигәндә, сөйләмгә реакция булмаганда, өйдәгеләр әйткәнне бала аңламаса яки бераз гына аңласа, 11 айга кадәр үзенчә авазлар чыгармаса, 2 яшендә сүзләр әйтмәсә, 3 яшендә кыска җөмләләр әйтә алмаса, 3-4 яшендә авазларны һәм хәрефләрне бутап әйтсә, 5-7 яшендә рәсемнәргә карап тасфирлый һәм сөйли алмаса, менә бу вакытта әти-әниләргә борчылырга кирәк.
– Нейропсихологка нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә?
– Нейропсихолог балаларга гына түгел, баш мие эшчәнлеге бозылган (инсульт, травма нәтиҗәсендә баш мие селкенгән һәм башка шундый баш миенә зыян килгән очракларда) өлкән кешеләр өчен дә бик кирәкле белгеч. Балаларга килгәндә, өлкәннәрне “ишетмәгәндә”, үзен контрольдә тота алмаганда, тиз кабынып киткәндә, гиперактив яки киресенчә акрын, сул белән уңны бутаганда, дөрес язмаса (хәрефләрне бутаганда, мисалга, “в” белән “б”), логопед белән елдан артык шөгыльләнеп тә нәтиҗәсе булмаса, предметларны әйтә алмаса (төс, форма һәм башкалар), уку, язу авыр бирелсә, хәтере начар булса, игътибарсызлыгы көчле, дәресне мөстәкыйль әзерли алмаганда нейропсихологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем.
Логопед, нейропсихолог, дефектолог Асия Яруллина белән әңгәмәдән.