Журналистлар союзының XXIII сьезды: берлек һәр фикерне ишетергә әзер.
Бүген Журналистлар союзының XXIII сьезды уза. Билгеле булганча, Журналистлар союзы бүген мөстәкыйль оешмаларның берсе булып кала.
Татарстан Журналистлар берлегендә 996 кеше исәптә тора. Берлеккә ел дәвамында 28 кеше кабул ителгән. Киләчәктә берлеккә кабул ителгәннәр саны меңнән артачак. Сьезд барышында ел дәвамында алып барылган эш- гамәлләргә нәтиҗә ясалды. Журналистлар эшчәнлегенә нигезләнгән резолюция дә каралды. Анда журналистларның хезмәт хакы, редакцияләрдә хезмәт бүленеше, яшь белгечләргә ярдәм, кадрлар мәсьәләсе күтәрелде.
Сөйләшүдә ясалма интеллект, ясалма шум, блогерлар һәм журналистлар хезмәте кебек мәсьәләр дә каралды.