Алия Төхвәтуллина пластик операция ясатамы? Җырчы сорауларга җавап бирде
— Баланы үзегез белән гастрольләргә алганыгыз бармы?
— Мин бит гастрольләргә бик йөрмәдем. Узган ел берничә шәһәргә барганда Алимны үзебез белән алган идек. Анда да безнең белән әти-әниләр булды, алар Алимны карап тордылар. Алим кечкенә булгач, аны калдырасы килмәде.
— Ясаткан җирләрегез бармы?
— Миңа калса, тамашачым, язылучыларым мине шул хәтле яхшы белә: әгәр берәр җиремне үзгәртсәм, алар шунда ук сизеп алачак. Аллаһка шөкер, әлегә ясаткан җирләрем юк.
— Алимны ничә яшьтә сөннәткә утырттыгыз?
— Башта Алимга 7 көн тулгач ясаткан идек, әйбәт төзәлде, ләкин соңыннан проблема чыкты. Шуңа күрә 1 яшь тулгач, тагын ясатырга туры килде.
— Ришат концертларында дуэт җырларда сезгә шалтырата. Бу алдан яздырылган язмамы, әллә һәрвакыт чынлап шалтыратамы?
— Әлбәттә, һәрвакыт чынлап шалтырата.