Казан Мэриясе драматургия конкурсын игълан итә
Казан Мэриясе «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының чираттагысын игълан итә. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала.
Төп шартларның берсе – пьесаларның татар телендә булуы.
Бәйге 4 номинациядә уза:
• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);
• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр).
Катнашу өчен 1 октябрьгә кадәр konkurskazan@mail.ru электрон адресына гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк.
Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:
1 урын - 110 000 сум,
2 урын – 90 000 сум,
3 урын – 70 000 сум.
Бәйге нигезләмәсе һәм гариза формасы – https://vk.com/millikznru?w=wall-211631178_1055